Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач район Советыныӊ 29нчы утырышы узды

27 март көнне икенче чакырылыш Балтач район Советыныӊ чираттагы 29нчы утырышы узды.

Анда түбәндәге көн тәртипләре каралды:
1).Балтач муниципаль районының 2013нче елгы бюджет үтәлешен раслау турында. - докладчы Балтач район Советы башкарма комитетыныӊ беренче урынбасары, бюджет палатасы рәисе Ильясов Р.М.
2).Балтач муниципаль районы җирлекләренеӊ 2013нче елдагы эшчәнлекләрен яшләү нәтиҗәләре турында. Төп чыгыш ясаучы - Балтач район Советыныӊ оештыру бүлеге мөдире Мөхәммәтҗанова Р.Х.
3).Мәдәният елы уӊаеннан 2014нче елда Балтач муниципаль районында үткәрелә торган чаралар турында. - Докладчы мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Михайлов Р.Т.
4).Балтач муниципаль районында муниципаль учреждения җитәкчеләре, муниципаль хезмәтнеӊ югары һәм төп группалардагы идарә вазыйфаларына кадрлар резервы булдыру турында.Бу мәсьәлә буенча район Советы аппараты җитәкчесе Сабиров И.С. чыгышы тыӊланды.
5).Балтач муниципаль районында дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтләрен башкару турында. Төп чыгыш ясаучы Балтач район Советы башкарма комитетыныӊ ЗАГС җитәкчесе Әхмәтханова З.Р.
Тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Утырышта район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аныӊ урынбасары һәм бүлек җитәкчеләре, район Советыныӊ җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары, шәхси эшмәкәрләр катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев