Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач район Советыныӊ утырышы

Бүген, 28 февраль көнне Балтач район Советыныӊ утырышлар залында икенче чакырылыш Балтач район Советының егерме сигезенче утырышы үтте. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Балтач муниципаль районы контроль-хисап палатасы рәисенең 2013-нче елдагы эшчәнлеге турында отчеты.
2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына «Балтач муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында»гы законга үзгәрешләр кертү башлангычы белән чыгу турында.
3. 2014-нче елга кабул ителгән Балтач муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру планына өстәмәләр кертү турында.
4. Балтач районы башкарма комитеты нигезләмәсенә үзгәрешләр кертү һәм дәүләт вәкаләтләрен башкаруны билгеләү турында.
Беренче көн тәртибе буенча сүз район контроль-хисап палатасы рәисе Равил Вагыйз улы Кәримов чыгыш ясады.
Икенче көн тәртибе буенча район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе урынбасары (баш архитектор) Шамил Фәһим улы Борһанов чыгышы тыӊланды.
Өченче көн тәртибе буенча сүз район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәнил Фәһим улы Ибениев сүз алды.
Дүртенче көн тәртибе буенча сүз район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Рәмис Гәптрәис улы Мөҗипов чыгыш ясады.
Каралган мәсьәләләр буенча тиешле каралар кабул ителде.
Фото: http://baltasi.tatarstan.ru/rus/foto_report.htm/photoreport/598010.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250