Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач районында балалар өчен спорт һәм уен мәйданчыклары әлегә акрын төзелә.

ООО «Балтасидорсервис» оешмасы төзергә алынган уен һәм спорт мәйданчыклары Балтач бистәсенең Төзүчеләр урамы зонасында һәм Карадуган авылында төзелергә тиеш.

Җәйнең нәкъ менә шушындый эшләр эшләргә җайлы чагын кулдан ычкындырмаска иде. Башланган эш әле мактанырлык түгел. Балтач бистәсендәге мәйданчык урыны горизонталь тигезләнгән генә әле, башка эшләргә тотынучы юк.
Карадуган авылында эшләнгәне күләмлерәк, анда җир мәйданы тигезләнеп, бетоннан тулысынча нигез салынып чыккан. Эшләрне үз агымына куймыйча, өлкәннәрне дә, балаларны да шатландырырлык итеп матур уен һәм спорт мәйданчыклары тиз арада барлыкка килсен иде, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250