Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач районында быелгы янгыннарның униҗиденчесе Салавычта булды (фото)

Узып баручы атнаның беренче көнендә Балтачтагы 110 номерлы янгын частена Фарук Хәсәновтан Иске Салавычта Школьная урамындагы 15нче йортның януы турында хәбәр алына.

Бу иртә белән сәгать 6 туларга 11 минутта була. Шуннан соң да шалтыратулар күп була. Диспетчер хәбәре буенча якын тирәдәге барлык янгын сүндерү машиналары хәвеф булган урынга ашыга. Хәбәр алганнан соң 5 минут дигәндә, беренче булып, «Татарстан» хуҗалыгы янгынчылары килеп җитеп, өй эченнән ургылган ялкынга каршы көрәш башлый.
Озак та үтми аларга Яңгул, Балтач частьлары, «Сорнай», «Яңа тормыш» хуҗалыклары янгын сүндерүчеләре кушыла. Көчле янгынның янәшәдәге каралты-кураларга, йотларга күчү куркынычы зур була. Янгынчыларның бер өлеше ялкынга каршы көрәшсә, икенчесе янәшәдәге корылмаларны уттан саклый. Шулай да ут гараж түбәсенә күчеп өлгерә. Ләкин янгынчылар аңа артыгын кыланырга ирек бирмиләр, ут түбәнең дә бер өлешен генә алып кала, сүндерелә.
Өйдәге ялкын да янгынчыларның көчле басымына чыдый алмый, ярты сәгать дигәндә инде төтенләп пыскый гына ала һәм бераздан тулысынча сүндерелә. Янгын электр чыбыгыннан чыккан диләр. Янгын вакытында йорт хуҗасы бөтенләй авылда ук булмаган. Дөрләп янган ут эченә кереп өйдән документларын алып чыгу әмәлен тапкан Балтач янгын часте хезмәткәрләренә рәхмәт инде. Бөтен корылмалары белән барысы 197 квадрат метр мәйдан янган.
Таһир Габдуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250