Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач районында янгын чыккан гаражда ир-ат һәлак булган

Кирпеч бинада чыккан янгын Кариле авылында булган.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ"). ТР Балтач районында янгын чыккан гаражда ир-ат һәлак була, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

5нче гыйнвар көнне, көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Кариле авылында Мирная урамындагы кирпеч гаражда янгын чыгу турында хәбәр килде.

Йорт хуҗасының әнисе янгын сүндерүчеләргә аның улы гараждан чыгып өлгерүен, әмма кулларының пешүен искәртте. Зыян күрүчене Балтач район үзәк хастаханәсенә озаттылар.

Бинада тагын бер ир-ат булуы билгеләнде. Гаражның ачык ишекләреннән куе кара төтен чыга иде.

20 минуттан 110-нчы номерлы частьнең янгын сүндерүчеләре янгынны тулысынча сүндерделәр. Янгын сүндерү вакытында 61 яшьлек ирнең мәете табылган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке аркасында килеп чыккан.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын