Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач сабыйлары әбиләрен сөенерде (+фото)

Балтач бистәсенең 5 номерлы балалар бакчасында “Алтын көз яки әбием- әбекәем” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булды.

Әбиемнең кытыршы куллары
Башларымнан әгәр сыйпаса...
Я аркамнан ипләп кагып куйса,
Я каршымда коймак майласа…

Ак мамыктай чәчләр, йомшак куллар, назлы караш, балдай тәмле телле, җанын-тәнен биреп йөрүче, аруны-талуны белмәүче ул безнең әбиләребез. Әйе, дөньяда андый җан бар микән бөтен авырлыкны күтәреп, тормыш кыенлыкларыннан егылмыйча , бөтен авырлыгын үз өстенә алып, балаларына һәм онык-оныкчыкларына терәк булып яшәгән әбиләребез.

Без дә “Сөенеч” балалар бакчасы уртанчылар төркеме балалары, әбиләребезне кадер-хөрмәттән, тәмле сүздән мәхрүм итмәдек, алар өчен гөрләтеп, самими балаларыбызның чын күңеленнән тырышып әзерләнгән “Алтын көз яки әбием- әбекәем” дип исемләнгән бәйрәмен бүләк иттек.

Белсәгез иде ул бәйрәмнең ничек күтәренке һәм рәхәт атмосферада узганын. Тормыш газаплары мангайларын сырландырып, чәчләренә чал кундырса да әбиләребез, дәү әниләребез оныклары өчен шатланып, әйткән теләкләребездән күңелләре тулып бик бәхетле күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр. Без аларга  тыныч тормыш, балалар , оныклар игелеге, тәүфыйгы, мул табыннар, узгынчы кайгы-хәсрәтләр теләп калабыз. Рәхмәт аларга безгә җәннәт ачкычы биргәннәре өчен алар бит бөек Әни исемен дә йөртәләр!

Гөлназ Шакирова

уртанчылар төркеме тәрбиячесе

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әбиләр бәйрәме