Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач солдатлары хөрмәтенә “Татар милли ашлары көне” үтте (+фото)

5 июль көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин, хәрби комиссар Васыйл Вәлиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов районыбыздан Киров өлкәсенең Мирный бистәсендә хәрби хезмәттә булган солдат егетләр өчен Татарстан Республикасы җитәкчелеге Карары нигезендә, “Татар милли ашлары көне” уздырды.

Әлеге истәлекле чара Казанда үтте, чөнки солдатларыбыз Бөтендөнья футбол Чемпионаты барган көннәрдә башкалада җәмәгать тәртибен саклауда катнашалар.

Әлеге хәрби частьта хезмәт итүче егетләребез – районыбыз горурлыгы булып торалар. Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Балтачта үткән Җиңү парадында катнашып, алар бәйрәмгә үзгә бер ямь өстәгәннәр иде.

5 июль көне шулай ук тагын бер хәрби вакыйга белән бәйле буларак районыбыз тарихына кереп калды. Бу көнне иртәнге сәгатьләрдә районыбызның тагын 21 егете шушы ук дәрәҗәле хәрби частька Ватан алдындагы бурычларын үтәргә киттеләр. ​


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт