Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач солдатлары янында кунакта

Киров өлкәсенең Мирный бистәсендә хезмәт итүче райондашларның хәлен хәрби комиссар Васил Вәлиев белеп кайтты.

– Солдатлар янына хәрби частька барып йөрү хәрби комиссарларга мәҗбүр ителми. Әмма мин бар да яхшы буласына ышандырып улларын армия сафларына озатам икән, алар исән-сау әйләнеп кайтканчы ата-аналары алдында үземне җаваплы итеп тоям һәм аларның хәлләрен белешеп торуны үземнең бурычым дип саныйм. Һәр хәрби часть белән даими элемтәгә кереп, егетләребезнең хәлләрен белеп торабыз, – ди Васил Вәлиев.

Көзге чакырылышта армия сафларына алынган егетләр белән очрашуга хәрби комиссар белән берлектә район башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Гайнетдинов, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов та барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат