Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач та ... бал төсендә түгел инде

Безнең якларга кем генә килсә дә, капка-коймаларның, йорт-җирләрнең сап-сарыга буялганын күреп, аһ итә иде.

Иҗат әһелләре бигрәк тә илһамланып, бу төсне ниләргә генә юрамады һәм төрләндермәде. Дөрестән дә, кояш кебек балкып, нур чәчеп торган мондый каралты-куралар районыбызның үз йөзе, кабатланмас йөзе иде. Тик замана бу төсләргә үз төзәтмәләрен кертте инде.
"Ак як" дип телгә кергән Балтачыбыз элек-электән төзелешкә зур игътибар бирде шул. Бездә татарлар гына түгел, урысы, удмурты, башка милләт кешесе дә йорт-җирен тәртиптә тоту чире белән "авырый".
Башта такта-бура абзар, лапасларны үзгәрттек, аннан капка-коймаларны ак профнастилга әйләндердек, аннан аларны төслеләргә алыштырдык. Чират өйләргә дә җитте: бик күпләр аларны сайдинг белән төрде, кирпеч белән тышлады.
Хәзер инде аларны да төсле профиль белән матурлаучылар арта. Ярый әле райондашлар ачык төсләргә тугрылыклы калды: нинди төзелеш материалы белән эшләсәләр дә, күбрәк ачык, матур, "җылы" төсләргә өстенлек бирәләр.
Әйе, Балтач инде бүген тоташ сап-сарыга буялган Балтач түгел. Әмма һәр заманның үз төсе дигәндәй, болай да бик матур. Килешәсездер?
Фото: http://baltasi.ru/text.php?id=40

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250