Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач та светофорлы булды

Шушы көннәрдә Балтач "компрессорныенда" - юллар кисешкән, хәрәкәт шактый кыен урында - элекке автовокзал янында светофор куелды.

Моннан берничә ел элек нәкъ шунда куелганы, нигәдер, кыска гомерле булган иде. Бәлки ул чакта әле ихтыяҗ да шулкадәр булмагандыр. Ә бүген светофордан башка шоферларга да, җәяүлеләргә дә шактый кыен иде. Инде кагыйдәне саклап, фотодагы сыер һәм аның хуҗасы кебек, "яшел ут"та йөрергә дә өйрәнсәк...
Тагын бер яңалык: бистәнең МСО башындагы олы юлды ике урында куелган ясалма таучыклар (халык телендә лежащий полицейский дип йөртеләләр), яхшы нияттән, тизлекне киметү өчен ясалсалар да, берничә көн бернинди кисәтү билгесе куелмау транспорт хуҗаларын шактый кыен хәлгә калдырды.
Аның берсен ерактан күренерлек итеп буяп куйсалар да, икенчесенә әллә буяулары, әллә теләкләре җитмәде. Соңлап кына пәйда булган кисәтү билгесе дә сикертмәнең "борын төбендә" генә. Кырык км/сәг тизлек белән барганда барысы да нормаль дип уйлаганнардыр, бәлки. Тик бу "трамплин"нарда сикерүчеләр генә андый фикердә түгел шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250