Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач таксистларын тагын бер кат укытырга кирәк: йөри дә, сөйләшә дә белмиләр

Ашыгыч яки ерак арага барасы булганда, сирәк кенә булса да, таксистларга мөрәҗәгать иткәлим. Тик ни сәбәпледер, соңгы вакытларда дорфа таксистларга юлыктым мин.

Берсендә чакырттым да урамга чыгып көтәргә булдым, 5 минуттан килә торган такси машинасын 20 минутка кадәр көттем. Шофер егеткә үпкәмне белдереп, "Бигрәк көттереп кенә килдегез, барасы җиремә соңга калам инде..." дигән идем. "Матур" сүзләрен тавышын күтәреп, бер-бер артлы яудырды гына шофер егет. Мин гаепле булып калдым.
Икенчесендә теге сүзләргә колак салып, тиешле вакытны әйтеп, алдан чакырган идем. Мин өстемә киеп, машина янына чыкканчы телефоным өсте-өстенә шалтырый - белеп торам, "Чыгыгыз, такси килде" дип әйтәчәкләр инде.
Бер минутка тоткарланып, машинага чыгып утыруым булды. Таксист ханым "Без килеп көтеп торырга тиеш мәллә, бигрәк озак әзерләнәсез, заявка бирү белән чыгып басарга тиеш син... дип "этажлап өя-өя" югары тизлек белән тиешле җиргә алып сызды. Юл кырыннан барганнарга пычрак чәчрәми дә калмагандыр әле... Ярый мин сау-сәламәт, әгәр минем урында авыру кеше булса?.. Бер минутка соңарып, таксистны көттереп чыккан өчен пассажирлар шушы сүзләрне ишетергә тиешме соң?!

Ә соңгысында үземне ярыш машинасында кебек хис иттем. Таксист 40 яки 60 км/сәг. белән дигәннәргә бөтенләй карап тормый, күзенә ак-кара күренми, оча гына. Түзмәдем, кисәтү ясап, акрынрак баруын үтендем. Тик гозерем үтәлмәде. Ярты юлда ук, диспетчер кызга "Мин буш" дип хәбәр бирде. Ашыга, сәгате генә түгел минуты да бик кадерле иде бу абзый өчен. Шул ук вакытта кеше гомере өчен җавап биргәнен дә онытмасын иде ул!
Барысы да шундый дия алмыйм. Арада үз эшен намус белән башкарган, башкаларга яхшы мөнәсәбәттә булган, "культурный" таксистлар да бардыр. Тик мондый очраклардан соң шикле уйлар кала. "Бер шакшы сыер бөтен көтүне буклый" дип белми әйтмәгәннәрдер. Таксистлар өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү һәм тәрбия сәгатьләре курсларын үткәрергә кирәк ахрысы.
Гөлнара, Кариле авылы
Фото: http://auto.onliner.by/2015/06/17/taxi-67

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250