Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач төзекләнә, матурлана ...

Бу юнәлештә бик күләмле эшләр башкарыла. Чисталык мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелә. Боларның һәммәсе турында да сайтыбызда даими яктыртып барабыз. Әмма бер көнне сайт укучыбыз безнең белән элемтәгә чыгып, әлеге мәсьәлә буенча үз фикерен белдерде:

- Чисталык, төзекләндерү турында сүз барганда бистәнең үзәк урамнарын гына күзаллау ялгыш гамәл. Мәсәлән, без яшәүче Төзүчеләр урамы янында елганы гына алыйк. Биредәге мәхшәрне үз күзләрең белән килеп күрмәсәң, кеше әйткәнгә генә ышана торган түгел. Бүген ул коточкыч хәлдә. Ә андый урыннар Балтачыбызда бер генә түгел дип беләм. Үзәкне генә чистартып, Балтач чиста, Балтач балкый дип әйтү дөрес түгел. Җитәкчеләр әлеге мәсьәләгә игъбар итсен иде.

Фото: http://primamedia.ru/news/vladivostok/27.05.2014/360219/zheleznaya-doroga-vo-vladivostoke-tonet-v-musore.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250