Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач урманындагы аю кайда киткән?

Соңгы елларда Татарстан урманнарында, шул исәптән күрше районнарда аюларның еш күренүе турында ишетәбез. Районыбыз урманында өч ел элек «төпләнгән» аю кайда икән?

Бу сорауны без Татарстан Республикасы хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау Идарәсенеӊ дәүләт бюджет оешмасы булган «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге»нең әйдәүче белгече Альберт Хәкимҗановка бирдек. – «Районыбыз урманнарында йөри торган бер аю бар. Алдагы елларда ул безнеӊ урманнарга килеп, җәй башында бераз «кунак» булгач, юкка чыга иде. Аннан инде, сентябрь айларында урманнарны бер әйләнеп, бер-ике кортлыкны туздырып, «тәртип салып» чыгып китә иде. Соӊгы өч елда бу аю кышны да бездә чыга башлады. Кайда йоклаганын беләбез, шуныӊ өчен дә бик борчырга тырышмыйбыз. Быел урман бай булды, кура җиләге, шомырт күп, хәзер инде миләш өлгереп килә. Шуӊадыр, аюыбыз җәйне дә тулысы белән бездә үткәрде. Соӊгы тапкыр, ике атна элек «Гәр посадкасы»нда йөрде. Аюдан куркырга ярамый, ике аякта йөргәннәрдән курык, ди аучылык тәҗрибәсе күп булган белгеч. – Безнең урманнар бик тыныч, аларда контроль, тәртип бик көчле. Аюлар көндез куелыкларда булалар. Урманнарны иңләп-буйлап гөмбә, җиләк җыйганда тавыш чыгарып, җырлап йөрсәӊ, яхшы була. Чөнки кисәк җанвар өстенә килеп чыксаӊ, ул сине дошманы, дип кабул итә. Ә тавышны ишеткәч, бер җүләре килә, мин моӊа юл бирим әле, дип ул читкә китә. Хәзергә аюныӊ бер район кешесенә дә зыян салганнары юк, нигәдер быел кортлыкларга да «ревизия» белән кереп чыкмады, соӊракка калдыргандыр, бәлки. ",– ди Альберт Хәкимҗанов.

«Яссы табаннар» Саба урманнарын да үз итә икән. «Укыту тәҗрибә Саба лесхозы" дәүләт бюджет учреждениесенең аучылык хуҗалыгы өлкән егере Рәмис Әсәтов әйтүенчә, Саба районы территориясендә 20-25ләп аю яши. Аларның саны миграция хисабына гына арта. Ике елга бер тапкыр эзләре буенча махсус тикшерүләр алып барылып, баш саннарының якынча исәбе алына. «Урманда һәр аюның үз биләмәсе бар. Ул агачны тырнап, участогына үз билгесен салып калдыра.

Аюлар урманда поши, кабан балаларына һөҗүм итә һәм табышын шунда агач ботаклары белән күмеп куя. Азыгы яшеренгән урынга якын килгән кешене дошманы дип кабул итә. Аю – үзенең балалаганын белми калучы бердәнбер хайван. Ул кыш көне гыйвар-февраль айларында үзе кышкы йокыда булганда ике елга бер тапкыр балалый. Гадәттә 2-3 бала китерә. Балалары ана аю йоклаганда имә, аларның барлыгын аю уянгач кына белә», – ди Рәмис Әсәтов. Белгечләр әйтүенчә, аю бик акыллы, тыныч хайван. Сулыклар янын, куралыкларны үз итә. Җиләкләр тизрәк өлгерсен өчен куакларны җайлаштырып ачып куя. Бервакытта да үзе беренчеләрдән булып кешегә ташланмый. Башка хайваннар кебек үк, аюда аналык инстинкты бик көчле. Ана аю балаларын саклау-яклау өчен барын да эшли. Әгәр инде шундый очрак булып, аю күрергә туры килсә, бигрәк урынга, яисә мөмкинлек булса, агач башына менү җаен карарга кирәк. Авырлыгы зур булган аю агач башына менә алмый. Урман хуҗасы булса да, үзеннән зур булып күренгән тереклектән курка. Шулай ук тыпырчыну, йөгерү, куркытам дип төрле хәрәкәтләр ясау аюны ярсыта гына. Иң отышлысы – тиз генә бу урыннан китү. «Яссы табаннар» солы, бодай, кукуруз, борчак басуларын үз итә. Җиләкләр белән туклана. «Аюлар бигрәк тә 2010 елдагы корылык сәбәпле Мари урманнарындагы янгыннардан соң безнең якларга күченделәр. Шулай ук Киров өлкәсе, Удмуртия якларында иген басулары буш булганлыктан, ризык табу хаҗәтеннән дә киләләр. Аюлар үзләренә яшәү уры­нын азык запасына карап сайлый. Безнең якларда алар өчен яшәү шартлары, аерым алганда ризык табу бик җиңел. Июль ае – аюларның каплату чоры санала. Алар бу чорда бик агрессив булалар», – дип ачыклык кертте Саба районында хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигый биләмәләр буенча дәүләт күзәтчелеге бүлеге начальнигы Марсил Галимуллин.

Саба районына кагылышлы өлеш «Саба таӊнары» газетасы сайтыннан алынды.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе