Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач волонтерлары Сабан туенда актив катнаштылар

7 июнь көнне районның «Волонтер» үзәге активистлары һәм аларның җитәкчеләре Эльвира Әхмәдуллина район Сабан туенда актив катнаштылар.

Алар Балтач районының спорт һәм яшьләр бүлегенә балаларга кисеш уены, капчык киеп һәм йомырка белән йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннар уйнатырга булыштылар.
Татар халык милли киемендә халыкка чәкчәк, кош теле кебек ризыклар тараттылар. Хәйрия акциясе дә оештырдылар. Винни Пух яки "Сабантуй -2015" баннеры янында истәлеккә фотога төшеп, халык махсус савытка акча салып бардылар.
Хәйрия акциясе турында 300 дән артык визитка таратылды. Җыелган акчалар азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга китаплар һәм уенчыклар өчен тотылачак, дип хәбәр итә "Наз" үзәгенең социаль педагогы Эльвира Әхмәдуллина.
Фото: http://baltasi.tatarstan.ru/rus/foto_report.htm/photoreport/668710.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250