Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Балтач якташлыгы" бармы ул...

"Казанда институтта укыганда Татарстанның төрле районнарыннан булган кызлар белән бергә тулай торакта яшәдек.

Язлар җитүгә алар матур күлмәкләрен киеп, бизәнеп-ясанып Г.Камал, Тинчурин театрларында уза торган "Якташлар" концертларына җыелып китәләр иде. Буа Арча, Актаныш, Кукмара кызларының ел саен бу көнне көтеп алулары хәтергә уелып калган. Һәр район ел саен очрашу концерты уздыра да алмагандыр, бәлки. Ләкин ул көн шул төбәктән булган егет-кызлар өчен бер горурлык хисе кичерә торган мөһим бер көн иде.

Көн дәвамында аларның кесә телефоннары кызып бетә иде, дисәм дә һич арттыру булмас. Казанның төрле уку йортларында укучы классташларын барлыйлар, дусларын, туганнарын чакыралар... Шулай булмый ни, концерт кына түгел, ә якташлары белән очрашу урыны бит ул. Шунда ук үз районыңнан чыккан күренекле шәхесләрне, артист, җырчыларны да күрә аласың...

Шул елларда күңелгә "Балтачыбыздан артистлар чыкмаган мәллә, Казан сәхнәсенә чыгып җырлардай үзешчәннәр юкмы икәнни?" дигән уйлар килә иде... Мин дә башкалар кебек тулай торак, татфак игъланнары тактасыннан "Балтач якташлыгы" оешмасының концерты була дигән сүзләрне эзли идем. Тик кызганыч, 7 елдан артык башкалада торган елларда мондый игъланга тап булырга насыйп булмады.

Бу хатирәләрне яңартуым юктан гына түгел, күптән түгел Арча якларыннан булган, хәзерге вакытта гаиләсе белән Казанда яшәүче танышымның хәлләрен белешеп алыйм әле дип шалтыраткан идем. Аның ашыга-ашыга "Арча якташлыгы" концертына әзерләнгән вакытына эләктем. Сүземне кыска гына тотып, саубуллаштым. Ә күңелемдә кабаттан ак көнләшү калкып чыкты...

Фото: http://archadk.ru/wp-content/uploads/2016/04/IMG_0731-1024x683.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250