Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач яме яшьләр белән

Тамашачылар өстенә көбекләр коелды...

Яшь кешеләр – илнең киләчәге, ләкин алар бу турыда үзләре дә бик сирәк уйлана. Шуны искә төшерү максатыннан, безнең илдә ел саен 27 июньдә Яшьләр көне билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәмнең тарихы 1958 елда Советлар Союзында ук башлана. Июньнең соңгы ял көнендә нәкъ шул елдан башлап, ел саен Совет яшьләре көне бәйрәм ителә торган була. Соңрак бу бәйрәм Россия яшьләре көненә әйләнә һәм ел саен 27 июнь көнне үтә башлый.

Бу елның да 27 июнь кичендә  Балтачның үзәк ял паркында яшьләр көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм гөрләде. Бәйрәм ZOORZOOM Party исеме астында,район  яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәме белән үткәрелде.

Иң элек район башкарма комитеты җитәкчесе  Рамил Шакиров районда яшьләр сәясәтен алып баруда зур ярдәм күрсәтүчеләрне бүләкләде.“Хыял” яшьләр үзәгенең баш бухгалтеры Әлфия Маннапова, “Форпост” үзәге җитәкчесе Фердинанд Гыйлемҗанов, яшьләр эше һәм спорт бүлеге белгече Айсылу Нуриева һәм “Хыял” яшьләр үзәге коллективы районда яшьләрнең яшәешен яхшырткан өчен рәхмәт хатына лаек булды.

Яшьләр һәм спорт бүлеге районның аерым яшьләрен дә (“Хыял” яшьләр үзәге хезмәткәрләрен, республикакүләм “Татар кызы 2018” бәйгесе җиңүчесе Гүзәл Габдрахманованы, ZoorZoom командасын) бүләкләде. Форпост үзәгендә торучыларны котлау һәм 14 яшен тутыручыларга паспорт тапшыру тантанасы да булды.

Күңелгә шунысы гына ошап бетмәде: яшьләр көнендә мәйданнан үтүче бизәлгән коляскалар саны елдан-ел кими, быел алар дүртәү генә иде. Шулар арасыннан бизәлеш өчен 3нче урынны Борнактан Нургалиевлар гаиләсе һәм Карадуган авыл җирлегеннән Зиннәтулиннар алды. 2нче урынга Нормадан Исрафиловлар лаек булды. 1нче урынны арбаны зур чәк-чәк рәвешендә бизәгән Кәримовлар алды. Иң соңгы өйләнешкән пар – Гүзәл һәм Данил Романовлар да, – райондагы иң яшь гаилә буларак, аерым бүләккә ия булды.

Бәйрәмне тамашачы, катнашучыларга зур хөрмәт белән Рәдиф Әхмәдиев белән Рамил Шәрәфиев алып барды. Яшьләрнең күңелен ачарга дип Рамил Закиров, Лилия Хәйруллина, Илназ Гарипов, Азат Фазлыев, Илшат Сафин, МС (ди-джей) Радиф та чакырылган иде.

Иң оригиналь фотога бәйге үткәрелде, катнашу өчен дип #зурзумпати хештегы астында инстаграм челтәренә кертелгән фотолар проекторда чыгып барды. Инстаграмда шушы хештег белән барлыгы 43 публикация җыелган иде (әлеге язма язылу вакытына).

Караңгы төшә башлагач, сәхнә янындагы җайланмадан тамашачылар өстенә көбекләр коелды, алар яуганда Илназ Гариповка кушылып җырлый-җырлый Балтач халкы бәйрәм салютын карады, дискотека да көбекләр астында узды. Шул көбекләр аркасындамы, башка сәбәплеме, музыкаль аппаратура берничә тапкыр өзелде, ләкин бу бәйрәмгә күңеллелек һәм дәрт кенә өстәде.

Миләүшә ХАЛИКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев