Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач язгы кыр эшләрен кайчан башлар

9 апрельгә республикада көзге культуралар 23700 гектарда, күпьеллык үләннәр 10300 гектарда тукландырылган. Язгы кыр эшләре бигрәктә Чүпрәле, Буа, Сарман, Апас, Азнакай, Зәй районнарында оешкан төстә башланып киткән.

Бу турыда Татарстан Республикасыныӊ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты хәбәр итә.
2013 елда Балтач районы «Яӊа тормыш» хуҗалыгы 21 нче апрельдә, «Игенче» күмәк хуҗалыгы 22 апрельдә, «Активист» хуҗалыгы 23 нче апрельдә, Тимирязев исемендәге хуҗалык 26 нчы апрельдә язгы кыр эшләренә тотынганнар. Күп хуҗалыклар язгы чәчүне 28-29 апрельләрдә башлаганннар. Районныӊ республиканыӊ иӊ төньягында урнашканын һәм җирләрнеӊ өлгерүендә көньяк районнар белән чагыштырганда 2 атна тирәсе аерма булуын искә алсак, бу елда да кырларга узган елгыдан бик иртә чыга алмабыздыр, мөгаен. Озак еллар Тимирязев исемендәге колхозны җитәкләгән, тәҗрибәле хуҗалык җитәкчеләренең берсе булган Сәйдәш Исрафилов сүзләренә караганда чәчүгә иртә чыккан елларнын берсе - 1977 ел. Тимирязев исемендәге колхоз хезмәтчәннәре ул елны 13 апрельдә үк басуга эшкә чыкканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250