Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач ЮХИДИ бүлегендә яңа җитәкче

Районыбызда юл куркынычсызлыгы сагында торган һәм бу җаваплы эштә 27 ел эшләгән полиция подполковнигы Фәргать Шәфигуллин яше тулып отставкага китте. Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе постына Рафил Шәймөхәммәтов куелды.

Рафил Равилович Алан авылында туган, хәзер Балтачта яши. 2010 нчы елдан шушы бүлектә инспектор булып эшли. Полиция капитаны. Тормыш иптәше 5нче номерлы балалар бакчасында тәрбияче, ике балалары бар.

- Рафил Равилович, житәкче постына куелуыгызны гаиләгездә ничек кабул иттеләр?
- Артыгын сөенмәделәр. Бик җаваплы, борчулы, күп вакытны ала торган эш икәнен чамалыйлар иде. Чөнки инспектор чакта да төн урталарында да чыгып чапкан чаклар еш булды. Инде хәзер бөтенләй өйдә тормас дип курыктылар бугай. (көлә).

- Фәргать Тәлгатовичтан нинди мирас калды? Үзем начальник булсам, болай итәр идем, тегеләй итәр идем дигән хыялларыгыз юк идеме?
- Бүлектә эш өчен кирәкле бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Республикада алдынгылар рәтендә торабыз. Безнең эштә хыялланырга урын юк. Закон таләпләренә буйсынып, үтәп, үзебезнең участоктагы юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итәргә тиешбез.

- Машиналар күп, хәрәкәт бик тыгыз хәзер...
- Әйе шул, районда 13400 данә транспорт исәпләнә. Быелгы ярты елда үлемгә китергән куркыныч һәлакәтләр булмады. Дөрес, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләренә китергән 11 очрак булды. Әмма бу республика районнары белән чагыштырганда бик аз. Һәлакәтләрне киметүгә район эчендәге юлларның торышын яхшыртуга зур игътибар бирелүе, куркыныч урыннарга кирәкле юл билгеләрен вакытында куеп, яңартып тору белән ирешелә.

- Шулай да һәлакәтләр булып тора.
- Бөтен очракта да диярлек шоферлар үзләре гаепле. Рульгә утыргач алны-артны карамыйча чабучылар аеруча куркыныч. Бик кызу йөриләр. Текә борылыш, урам кисеше дип тормыйлар. Кичләрен Балтач урамы буйлап 80-100 километрдан артык тизлек белән чабучыларга ни әйтәсен?

- Балтач урамы димәктән, анда хәрәкәтне җайга салу буенча планнар юкмы?
- Район житәкчелеге белән планлаштырылган зур эшләр бар инде ул. Бистәнең үзәген җәяүлеләргә бирү, урамнарда хәрәкәтне бер яклыга көйләү, Балтачка кермичә генә үтә торган юллар булдыру, һәм башкалар.

- Үзәктә бигрәк тә тыгыз шул. Машина куярга урын юк. Универмаг каршын таксилар баскан.
- Машина куярга урыннар булдыру район житәкчелеге югарылыгында хәл ителә. Нариман урамында зур бер мәйдан булачак. Ә таксиларга таләп нык артты. Алар салым органында теркәлгән булырга, машинасына һәр 6 ай саен техник карау үткәрергә, көн саен юлга медицина тикшерүе үткәнлеккә белешмә белән генә чыгарга, машинасы юылган, чиста булырга тиеш. Шушыларның берсе генә үтәлмәсә дә такси булып йөри алмый. Моны нык контрольгә алабыз.

- Җитешәсезме соң, бүлектә бик аз инспектор эшли дип беләм?
- Минем белән 4 инспектор. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов тырышлыгы белән өстәмә бер штат булдырылды. Тагын бергә арттыру күздә тотыла. Тәҗрибәле, булдыклы өлкән яшьтәге инспекторларыбыз хәзергә эшләсәләр дә, яшьләрне өйрәтеп алмаш та әзерләмичә булмый. Аннан без бит ялгыз түгел. Безгә участок полицейскийлары нык ярдәм итә. Аларга да машиналарны туктату, тикшерү хокукы бирелгән. Җитәкче алышынды дип, ЮХИДИның Балтач бүлегендә зур үзгәрешләр булмаячак, республикада электән килгән мактаулы урынны тотарбыз дип уйлыйм.
- Рәхмәт, уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250