Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач юллары кардан ничек чистартыла, шул хакта (сораштыру)

Быелгы кышны артык карлы дип әйтеп булмый. Әмма шулай да, табигать район халкын кар-бураннары белән куандырып тора. Вакыт-вакыт юлларда йөрү кыенлаша. Бәхеткә каршы, быел урамнарны кардан чистарту бик оешкан төстә башкарыла.

Җаваплы оешмаларың нәтиҗәле эшләве аркасында юлларыбыз кар көртләренә күмелми. Елның-елында авыллардан килә торган зарлы шалтыратулар да юк, бистә халкы да зарланмый.

Фәния Газизова: - Без бистәнең Восточная урамында яшибез. Урамнарны, олы юл буендагы тротуарны вакытында чистарталар.
Фарук Низамиев: - Урамыбызны шуның кадәр яхшы итеп чистарталар. Рәхмәттән башка бер сүзебез дә юк.
Әнисә әби: - Канәгать дип әйтә алмыйм, зарланмыйм да, калган елларга караганда юлларны яхшырак чистарталар.
Дилә Шәрипова: - Чистартуын-чистарталар, әмма барлык карны капка төбенә өеп китәләр.

Азат Галиев: - Бездә урамнар да, тротуарлар да чиста, аллага шөкер.
Айсылу ханым: - Без үзәктә яшибез. Аллага шөкер быел юллар чистартуга бик җаваплы карыйлар. Тротуарлар да көндәлек чистартыла. Без бик канәгать.
Фото: newlyalya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250