Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач үзәгендә машиналар берьяклап кына хәрәкәт итәчәк

Балтачтагы Ленин урамының үзәгендә машиналар 31 октябрьдән берьяклы итеп сынау режимында йөртелә башлый. Ә 2 ноябрьдән әлеге үзгәреш тулысынча үз көченә керә

Соңгы елларда бистәнең үзәк һәм аңа параллель урамнарына күп кенә ремонт эшләре башкарылды. Урамнар гына түгел, тротуарлар да төзекләндерелә. Бар да яхшы кебек... әмма юллардагы машина хәрәкәтенең һәм нәкъ менә үзәктә юл һәлакәтләренең еш күзәтелүен исәпкә алып район җитәкчелеге үзәк урамда берьяклы гына хәрәкәт калдырырга булды.

- Әлеге процесс җиңел булмаячак. Моңа халыкның җайлашуы кирәк. Үзәк аша йөри торган маршрут автобусы нишләр? Нариман урамына машиналар сыешырмы? Эшмәкәрләр дә борчыла. Машина кую урыннары сәүдә нокталарыннан ераклашкач, сатып алучылар кимемәсме? - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров әлеге мәсьәлә буенча. - Нариман урамында элеккегечә ике яклы хәрәкәт калачак. Биредә машиналар кую урыннары булдырылды. Әмма әле алар җитәрлек күләмдә түгел, әлеге эш дәвам итәчәк.

Хәзер Норма, Чепья ягыннан Лызи ягына баручы машиналар "Альпари" тыкрыгыннан Нариманга төшеп, икеяклы юлда хәрәкәт итәчәк һәм "Сбербанк" тыкрыгыннан Ленин урамына менә торган була. Тыю билгеләре сынау режимында тәртипкә китерелә, ә йөк машиналарына ике як юнәлеш буенча да йөрү тыела. Хастахәнә ягына барганда Норма-Лызи автобусы мунча бинасы янында тукталыш ясаячак. "Магнит" кибете , универмаг каршысында машиналарны кую тыела. Аның каравы мәдәният үзәге, китапханә янындагы машиналар кую урыннары эшләячәк. Кече Лызи ягыннан килүче машиналар исә үзәк аша үтә торган була.
Әлеге үзгәрешләр хакында райондашларыбыз ниләр уйлый икән?

Венера Галләмова, Балтач: - Әлеге күренешкә уңай карыйм. Машина хәрәкәте җайга салыныр, юл һәлакәтләре кимер дигән өметтә калам.

Рәдис Идрисов, Куныр авылы: - Төгәл генә әйтүе авыр. Моның нәтиҗәсен бары вакыт күрсәтер.

Фарук Вәлиев, пенсионер: -Икеяклы хәрәкәт Нариман урамына гына калдырылгач, җәяүлеләргә көн бетә икән. Киресенчә, тротуары да булмаган Нариманда берьяклы гына хәрәкәт калдырып, үзәктә элеккечә йөрүне дәвам итәргәдер.

Рәмис Кәлимуллин, Балтач: - Юл кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрүчегә урамдагы хәрәкәтнең бер яки икеяклы булуы зур роль уйнамый. Әлеге үзгәрешләр үзәктә еш була торган бәрелешләргә нокта куйсын иде.

Илсөяр Габидуллина, Сосна авылы: - Үзем руль артында йөрмим. Әмма Балтачтагы хәрәкәтнең берьяклы калуына уңай карашта. Чөнки бистә үзәге бик матурланды. Ә машиналар ыгы-зыгысы аны боза гына.

Азат Һадиев (20 ел руль артында): - Болай эшләсәләр бик яхшы булыр. Хәрәкәт бераз җайга салыныр, халык та бераз тәртипкә өйрәнер, янәшәдәгеләргә карата хөрмәт тә артыр.

Фото: http://smolmotor.ru/upload/iblock/015/01554890e006d619bd30b619dfe14202.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250