Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачка яз килә!

Минемчә, Балтачыбызга язныӊ килүенә озак калмавын кояшка, җылыга үрелгән, кара каргалар шикелле агач башларында утыручы ир-атлар күрсәтәдер.

Туган ягыбызга яз килә. Балтачта язга күп калмаганын каян белеп була дисезме, әйдә уйлыйк әле. Кемдер кояш югарырак яктырта дидер, кемдер кара каргаларныӊ килгәненнән беләбез дияр. Минемчә, Балтачыбызга язныӊ килүенә озак калмавын кояшка, җылыга үрелгән, кара каргалар шикелле агач башларында утыручы ир-атлар күрсәтәдер. Бистәбез урамына яфрак ярганчы тигезләнеп, купшыланып калсын, дип агач ботакларын кисәргә чыктылар. Шул ук вакытта бу кирәкле эшне башкарганда, артыграк кыланып ташламасак иде. Чөнки, кайбер очракта матур гына үсеп утырган агачны йоны йолкынган әтәч хәленә калдырабыз. Киләчәк матур язларда күмәкләшеп бистәбез урамына яӊа агач үсентеләре утыртырга да вакыт җитмәдеме икән? Ә Сез ничек уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табигать баласы