Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлар да скандинавча йөри

Урамыбызда бик еш чаңгы таягы тоткан, әмма чаңгысыз атлаучы өлкән яшьтәге апалар очрый.

Баксаң, алар скандинавча йөри икән. Бу гап-гади чаңгы таяклары түгел, ә махсус таяклар. Спорт кирәк-яраклары сатыла торган кибеттә мең сумнан алып мең ярымга кадәр тора икән. Ә чаңгы таякларыннан аермасы шактый: алар кыскарак, шулай ук кыш көне карга батырмый торган өлеше бар, җәй көне асфальтны бозмасын өчен таяк очына түгәрәк кидерелә. Тик һәр кешенең үзенә махсус сайлап алынуы мөһим икән, юкса тез, аяк, аркага авырлык китерүе мөмкин.
Спортның бу төре сәламәтлек өчен бик файдалы, ди табиблар. Скандинавча йөрү нәтиҗәсендә 3-5 килога ябыгучылар да бар икән.
Бу таякларны сатып алырга мөмкинлеге булмаганнар һич кенә дә борчылмасын, аны үзеңә дә ясарга була. Таякның озынлыгын билгеләү өчен үз буегызны 0,68гә тапкырларга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250