Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлар Казан каласына барып сатуларын дәвам итә

Район хезмәтчәннәре Казан каласы халкына авыл хуҗалыгы продуктлары илтеп сатуны дәвам итәләр. Үткән ялда 27 машина белән итен-сөтен, ашлыгын, йомыркасын, балын һәм башкасын алып бардылар.

Күмәк хуҗалыкларга, фермерларга сөт-май комбинаты, райпо, кайбер шәхси хуҗалыклар да кушылды. Мәдәният хезмәткәрләре зур концерт-тамаша күрсәтеп тордылар. Бу көнне «Агропромпарк»та Балтачтан килгән 15 сәүдә ноктасы эшләде, кала халкына райондашларыбыздан 70тән артык кеше хезмәт күрсәтте.
Казан каласына сату белән тагын 31 октябрь көнне барачаклар. Монда хуҗалыгында җитештерелгән продукциясе белән һәркем катнаша ала. Җирле үзидарәләр белән сөйләшеп, җыелып барырга мөмкин.
Фото: http://elitat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250