Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлар Малмыж Сабан туенда Киров өлкәсе губернаторы Никита Белыхны таң калдырдылар.

Балтачлар Малмыж Сабан туенда Киров өлкәсе губернаторы Никита Белыхны Сабан туйны оештыру, аның үзен дә катнаштырулары белән таң калдырдылар.

Бер атнага кичектереп Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә уза торган өлкә Сабан туе бу елны аеруча истәлекле булды.
Тарихта беренче буларак, бу шәһәрдә Сабан туе зурлап, өлкәнең татарлар күпләп яшәгән районнарыннан килгән вәкилләр катнашында булса, икенчедән анда өлкә губернаторының үзен дә катнаштыра алдылар.
Сабан туйның ачылу, алып бару мизгелләре һәм уеннар оештыруның күбесен безнең Балтач районы мәдәният, спорт һәм яшьләр оешмалары вәкилләренә йөкләнгән иде һәм алар йөзгә кызыллык китермәделәр.
Нөнәгәр һәм Чутайлылар әзерләгән татар йортында кунаклар милли ризыклар белән сыйландылар.
Яңгул «Ива мебель» ширкәте шаккаттыра торган үргән сандык бүләк иткәч, губернатор Никита Белых соклануын яшермичә, тел шартлатты, үзенә бүләк итеп бирелгән истәлекле бүләкләрне салырга да җайлы булды шикелле.
Сабантуй барышы һәм истәлекле фотолар белән сайтыбызда әле соңрак таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250