Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлылар Казанда Сабан туен өч мәйданда карый алачаклар.

Бәйрәм югары дәрәҗәдә уздырылырга тиеш, дип күрсәтмә бирде Илсур Метшин.

21нче июньдә Казанда Сабан туе бәйрәм ителәчәк. Татар халкының милли бәйрәме быел башкаланың 3 мәйданында: Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендәге каенлыкларда, Аккош күлендә уздырылачак. Бу хакта бүген мэр Илсур Метшин рәислегендә узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Сабан туе мәйданнарының һәркайсында азык-төлек, кул эшләнмәләре, сувенирлар һ.б. сату оештырылачак.

Шулай ук бәйрәм уза торган мәйданнарда җәмәгать тәртибе сагында 1490 полиция хезмәткәре һәм 6 "ашыгыч ярдәм" бригадасы дежур торачак.

"Сабан туен без беренче генә үткәрмибез. Шулай булуга да карамастан, бар нәрсәне дә үз күзләрегез белән күреп, һәрнәрсәне кулыгыз белән тотып карап тикшереп чыгыгыз. Бәйрәм югары дәрәҗәдә узарга тиеш", - дип күрсәтмә бирде Казан мэры Илсур Метшин.
Лилия ЛОКМАНОВА
Татар-информ
Фото: http://president.tatarstan.ru/photo/show/36765

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250