Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлылар кунакка "Әкият"кә барырлар инде

Үзебездә кардан, боздан сыннар ясау шактый мәшәкатьле булып чыкты әле. Инде ничә тапкыр талпынып карасалар да, табигать үзенеӊ шаяруы белән эшләнгән эшне юкка чыгарып бара.

Бу очракта боздан яисә калын махсус тукымадан тегелгән фигуралар булдыру хәстәрен күрергә кирәктер.
Ә менә Казанның "Әкият" курчак театры каршындагы боз шәһәрчеген 29 декабрьгә ачарга ниятлиләр.

Быел шәһәрчекне "Кар Патшабикәсе" әкиятенә нигезләнеп бизиләр. Ул мәйданда таулар, боз лабиринты, әкият геройларының боздан ясалган сыннары, җылыну урыны һәм кафе да булачак.

Казан шәһәр хакимияте бу проект чынга ашсын өчен 18,5 миллион сум акча бирергә ышандырган булган.

Райондашларыбыз узган ел ясалган шәһәрчектә күп тапкырлар булып, гаиләләре белән күӊел ачтылар. Быелда шул кабатланыр, шәт.
Фото: Тема Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250