Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлылар сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе кандидатлары исемлегендә юк.

Шимбә көнне Казан каласында уздырылган «Бердәм Россия» төбәк бүлегенең XXII конференциясендә 5 нче чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашу өчен, "Бердәм Россия" партиясеннән республиканың кандидатлар исемлеге һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча кандидатлар исемлеге формалаштырылды.

5 нче чакырылыш ТР ДС депутатларын сайлауларда катнашу буенча партиянең Татарстан төбәк бүлеге бурычлары турында доклад белән Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады.
Ул ассызыклаганча, депутатлыкка кандидатлар исемлеге Мәскәүдә килешү процедурасын узган. Соңгы исемлектә 100дән ТР Дәүләт Советының хәзерге 43 депутаты гына бар, бу - яңаруга алынган курсның дәлиле. Кызганыч, бу кандидатлар арасында Балтач районыннан чыккан шәхесләр юк.
Исегезгә төшерик: "Бердәм Россия"дән кандидатларның төбәк исемлеген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.
Фото: http://info.tatcenter.ru/article/105924/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250