Балтачлылар су төрләре буенча дөнья чемпионатында
Башкалабыз Казанда үтә торган дөньякүләм зур ярышлар балтачлылырадан башка узмый. Бу Казанныӊ 1000 еллыгын билгеләгәндә дә, Универсиада уздырганда да шулай булды.
Менә республикабызда тагы зур бәйрәм - дөнья беренчелеге. Бу ярышларны тәэмин итүдә балтачлылар турыдан-туры катнашачак: бүген Балтач эчке эшләр бүлеге 12 хезмәткәрен Казанга озатты. Алар исән-имин булып, үз бурычларын намус белән үтәрләр, дип ышанып калабыз.
Район кулланучылар җәмгыяте дә бу ярышлардан читтә калмый, алар үзләренеӊ пешергән төрле, шул исәптән милли ашлар белән дөнья чемпионатында катнашучыларны сыйлаячак.
Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре бу ярышлар барышында үзләренеӊ чыгышлары белән бәйрәм күрке булырлар, дип ышанабыз.
Фото: http://kazan2013.ru/ekologia/160
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев