Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлылар - телеэкраннарда

Соңгы араларда районда башкаладан берничә төркем журналистлар булып китте.

"Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире район башлыгы Рамил Нотфуллин белән әңгәмә корды, район мәгариф хезмәткәрләренең беренче Спартакиадасында катнашты, яңа төзелгән "Сөенеч" балалар бакчасы, "Хәләл" индустриаль паркының эшчәнлеге белән танышты.
ТНВ журналистлары исә "Ива мебель" шәхси предприятиесенең эшчәнлеге белән республика халкын танышытырырга өлгерде инде.
Тагын бер төркем журналистлар, райондаш галимнәребез, тарихчылар Раил Фәхретдинов, Илдус Заһидуллиннар белән берлектә "Без тарихта эзлебез" исемле тапшыру өчен районыбыз тарихы турында материал әзерләделәр. Ул эфирга бүген, якшәмбе көнне чыгачак. Карамый калмагыз!
Фото: www.edu.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250