Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлылар тоталь диктантны ничек язды (фоторепортаж)

Кичә, 8 апрель көнне Балтач урта мәктәбе базасында 60 кеше тоталь диктант язып, үз белемнәрен тикшерде.

Бу шимбәдә республика халкы, шул исәптән балтачлылар да мәктәптәге кебек парта артларына утырып, кулларына каләм тотып диктант язып карады.

"Тоталь диктант" халыкара мәгариф акциясе кысаларында халыкның белем дәрәҗәсен тикшерү юнәлешендә башкарыла. Максаты - укый-яза белүнең һәркем өчен кирәк икәнен, урыс теле белән шөгыльләнүнең җиңел булмавын, әмма кызыклы һәм файдалы булуын искәртү.
Быелгы чара 68 илнең 800ләп шәһәрендә узды. Былтыр 68 илнең 732 шәһәрендә узган һәм анда 145 меңнән артык кеше катнашкан булган.

Быелгы диктант өчен язучы Леонид Юзефович тексты кулланылды.

Диктант язарга килүчеләр арасында яшьләр дә, олыраклар да бар иде. Хезмәт вазыйфалары буенча карасаң да, категория төрле. Дәрескә соңга калып килүчеләр дә, бланка тутырган чакта игътибарсызлык нәтиҗәсендә бозучылар да, аңлатканны диккать белән тыңламыйча сорау бирүчеләр дә булды. Ничек кенә булмасын, аңлатулар тәмамланганнан соң зур укучылар диктант язарга кереште. Кемдер бирелеп, нәкъ мәктәптә укыгандагы яхшы укучы кебек язды, кемнәрдер партадашыннан күчерде.
Рус теле укытучысы Люция Илдусовна таләпләр ничек куша, диктантны шулай яздырды. Хәер, мәктәп диварлары артында диктант дигәннәрен уйнап кына яздыртып та, язып та булмыйдыр ул. Чара тәмамлангач, фикер алышулар күп булды һәм алар төрле иде. Кемдер бу эшне кирәксез гамәлгә саный, кемдер ара-тирә белемне тикшерү артык түгел дип фикерли.
Диктантның нәтиҗәләре 12 апрельгә билгеле булачак. Балтачлылар диктанты ничек язган, өч көннән соң белербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250