Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлыларның шәһәрчә ял итәр көннәре алда әле

Балтач бистәсенең чагыштырмача тыныч, уңайлы урынында төзеләчәк парк турында нигәдер кешеләрнең фикере каршылыклы.

Янәсе, аннан мөһимрәк нәрсәләр дә бар. Тик чын-чынлап уйлап карасаң, Балтачта дөнья мәшәкатьләреннән бераз арынып, матурлык-тынычлыкка сокланып, уйланып утырырлык яки нәни балаң, оныкларың белән ял итәрлек бер урын да юк, ләбаса.
- Абсолют күпчелек парк төзелешен аңлап, сөенеп кабул итте дип беләм. Кирәклеге көн кебек ачык бит. Ул бистә халкыннан җыйналган үзара салым акчасына һәм шул сумманы дүртләтеп биреләчәк хөкүмәт акчасына төзелә, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илһам Мөхәммәтҗанов.
- Без әлеге акчаларны парк төзелешенә кирәкле материалларга гына тотарга ниятлибез. Эшләвен оешмалар үз хисапларына эшләячәк. Шуңа күрә һәр оешманың, шәхси предприятиеләрнең дә өлеше керсен дип, һәркайсына бүлеп чыктык. Берсе-бер каршы килмәде. Әйтик, «Водстрой» элекке иске коймаларны сүтеп алды. Бүген яңасын эшли, корып та бирәчәк. МДСУ оешмасы территориядәге элекке асфальт калдыкларын, туфрак өлешен алып, тигезләтеп, ныгытты, «Агрохимсервис» юл булачак өлешкә вак таш түшәде, «Юлчы» җәмгыяте 100 тонна ком җәйде һәм башкалар. Бүгенгә инде биредә җир астыннан кабельләр сузылды, су китерелә, брусчатка җәю башланачак.
Паркта ниләр булачак соң?
Хәзерге балалар мәйданчыгы зурайтылачак, аскы өлештә фонтаннар, өске якта җәйге сәхнә, тамашачылар өчен урындык-утыргычлар, бер өлештә волейбол, футбол, баскетбол мәйданчыклары, чәчәкләр, декоратив куак-агачлар, ял итүчеләр өчен утыргычлар, Яңа ел чыршысы утырту өчен махсус урын... - быелга бөтенесе 6 миллион сумлык эш башкарырга җыеналар. Аның 1 миллион 300 меңе халыктан җыелыр дип көтелә. Балтач җирле үзидарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә 1 миллион 46 мең 400 сум үзара салым акчасы җыйналган.
Паркның быелга тәга-енләнгән эшләрен 30 августта тәмамлау күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250