Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлылар авыл туризмы юнәлешендә эш башлады? (+фото)

Районыбызда авыл туризмын үстерү буенча башкарма комитетның бүлек җитәкчеләре, эшмәкәрлекнең әлеге төре буенча берникадәр эш башкарган егет-кызлар белән эшлекле киңәшмә уздырдык.

Бүгенге көндә туристларның игътибарын авылларга күбрәк җәлеп итү, чын авыл тормышы, гореф-гадәтләр, тарихыбыз белән якыннанрак таныштыру төп максат. Киңәшмә барышында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе, мәдәният үзәге, Мирхәйдәр Фәйзи, Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы музее директорлары, "Халыклар дуслыгы" музее хезмәткәре шактый кызыклы фикерләр белән проектлар тәкъдим иттеләр. Үз җиребезнең матурлыгын башкаларга да күрсәтергә омтылганнары, кызыклы тәкъдимнәре өчен зур рәхмәт. Әлбәттә бу идеяләрне тормышка ашыру өчен кызыксынучан кешеләрнең булуы мөһим.
Авыл туризмы актив эшләгән очракта үз эшен берничә елдан аклый. Эшебезнең нәтиҗәсен күрер өчен эшмәкәрлекнең бу төре белән шөгыльләнергә теләүчеләрне барлау һәм үзебездә туристларны кызыктырырлык ял итү урыннары булдыру төп бурыч.

Рамил Нутфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев