Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлылар да ай тотылуын күзәтә алды

Хәбәрдар булган һәркем күк йөзенә күтәрелеп караса Ай тотылуын күзәтә ады.

Алдан хәбәр ителгәнчә, бүген, ягъни, 31 нче гыйнвар көнне Рәсәйнең барлык территориясендә дә Ай тотылуны күзәтү мөмкинчелеге туды. Һава шартлары уңай, кичен күк йөзе аяз, күпчелек кеше эштән кайткан вакытта Ай да чыгып өлгергән иде. Хәбәрдар булган һәркем күк йөзенә күтәрелеп караса Ай тотылуын күзәтә ады. Белгечләр фаразлаганча айның тулысынча тотылуы 15:51 — 17:08 вакыт аралыгына туры килде.

Сезнең игътибарга 17.11 минутта төшерелгән фотоны тәкъдим итәм, бу вакытта инде Айның бер кырые күренә башлаган иде.

Аз гына соңрак төшерелгән фотосурәттә (17:23 сәг.) Айның инде шактый өлеше ачылып өлгергән:

Ә Сез бу күренешне күзәтә алдыгызмы, комментарийда фикерләрегез белән бүлешегез әле, сыйфатлырак фотоларыгыз булса, алары белән дә уртаклашыгыз.

Соңгысы Әлфия Ногманова җибәргән фото.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ай тотылу