Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлылар Гүзәл Удачинага мөрәҗәгать итә ала

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне якынлаша. Бу көнне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Татарстанның Халыклар дуслыгы йортын базасында гражданнарга хокукый ярдәм бирү көне үткәрә.

Анда төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, прокуратура хезмәткәрләре, адвокатларның да катнашуы көтелә.

Әлеге чараның максаты – балигъ булмаган яшьтәге балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча консультацияләр бирү, юридик ярдәм күрсәтү. Анда балаларны социаль тәэмин итүгә, торакка һәм башка милеккә, белем алуга, сәламәтлеген саклауга хокукларына бәйле, опекага кагылышлы сорауларыгызны бирә аласыз. Балаларыгызның иминлеге, аларга карата көч куллану, рәнҗетү очраклары булса да, мөрәҗәгать итегез.

Кабул итү вакыты: 1 июнь көнне, 9.00–13.00 сәгатькә кадәр. Адресы: Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт.

Гражданнарны кабул итүгә алдан язылып кую таләп ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Удачина