Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлылар паспортны җитди кабул итә (+фото)

ГХАТ (ЗАГС) бүлегендә 14 яше тулган яшь гражданнарыбызга иң мөһим документ - паспорт бирү тантанасы булып узды

Бу шатлыклы вакыйганы балалар белән уртаклашырга иң якын кешеләре һәм әти-әниләре дә килгәннәр иде. Паспортларны укучыларга миграция хезмәтчелеге идарәсенең Балтач бистәсе буенча бүлек җитәкчесе Рамил Хафизов үзе тапшырды. Җылы котлау сүзләре шулай ук Балтач районы ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин исеменнән дә җиткерелде. Ахырдан Рәсәй Гимны яңгырады һәм истәлекле фотолар ясалды, дип хәбәр итәләр ГХАТ (ЗАГС) бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт