Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлылар, вакытлы матбугатка язылырга соңга кала күрмәгез.

Мәгълүм булганча, Татарстанда үзәк, республика һәм район вакытлы матбугатына икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе дәвам итә.

Райондашларыбыз арасында республиканың рәсми матбугат басмаларына язылучылар санын саклап калу юнәлешендә район почта бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм почтальоннар тарафыннан нәтиҗәле эш бара.
7 июньгә алынган саннарга караганда, район газеталарыннан “Хезмәт”кә - 2040, ә “Азьлане” удмурт газетасына - 486 кеше, республиканың төп басмасы булган “Ватаным Татарстан” газетасына исә 186 райондашыбыз гына язылганлыгы күренә. Әлегә бу саннар канәгатьләнерлек түгел, билгеле.
Матбугатка язылу чорында “Якыныңны яздырт”, “Ветеранга бүләк яса!” кебек хәйриячелек акцияләрендә дә катнашып, якыннарыгызны сөендерә аласыз.
Ә инде әлегә басмаларыбызга язылып өлгермәгән райондашларның янә исенә төшерәбез: вакытлы матбугатка язылу кампаниясе тәмамлануга бик аз гына вакыт калып бара, республика һәм район яңалыкларын йортларыгызга даими рәвештә җиткереп торучы “Ватаным Татарстан”, “Хезмәт”, “Азьлане” газеталарга язылырга ашыгыгыз! Матбугатка язылу 19 июньдә тәмамлана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка