Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлылар үзалларына максат куя. Нинди?

Без әйләнә-тирә мохитнең, яшәгән җиребезнең чисталыгы турында һәрчак кайгыртырга бурычлы.

Арабызда алдагы көннәрен кайгыртып, "запас" белән яшәүчеләр аз түгел. Өй каршына тау булып өелгән шифер ватыклары, иске такталар, еллар буена шунда ятудан яшелләнеп беткән ташлар урамнарны бер дә бизәми. Иске бүрәнә, такталарны да урамга кеше күз алдына өеп куючылар бар. Утын итеп тә кисми, кайчан да булса бер кирәге чыгар әле дип, һаман саклый бирә. Төзелешләр, әлбәттә, яхшы, әмма моның өчен административ тәртип кагыйдәләрен бозарга кирәкми. Такта, ком сатып аласың икән, аны ишегалдыңа өеп куй, айлар буена саклап ятма. Йорт, гараж, сарай төзергә уйласаң, авыл җирлегеннән белешмә алырга кирәк ( ул алты айга бирелә), ә инде төзелеш тәмамлангач, урынны ялт итеп җыештырып кую мөһим.

Үз биләмәңне чиста тоту һәркемнең максатына әверелсә, тирә-ягыбыз да күпкә ямьлерәк булыр иде. Шуңа да 20 июльгә кадәр бистә һәм авыл урамнарын, капка төпләрен тәртипкә китерүне, җыештыруны үзалдыбызга максат итеп алырга кирәк.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык