Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачның бер авылына фазан очып килгән: «Беренче тапкыр күрүебез, кешедән бер дә курыкмый»

Кили авылына фазан очып килгән?.. Авыл халкы бу хәбәрне ишетеп, тизрәк су буена әлеге кошны карарга төшкән.

Балтач районының Кили авылына фазан очып килгән. Авыл халкы бу хәбәрне ишетеп, тизрәк су буена әлеге кошны карарга төшкән.

– Беренче тапкыр күрүебез. Безнең өчен экзотик кош бит бу. Иремнең абыйсы Рашит аны ала карга белән очып барганын күргән. Шуннан су буена төшкән. Кешедән бер дә курыкмый. Фотоларга да, видеога төшердек. Бер дә исе китмәде. Башта әллә оча белмиме икән, дип тә аптыраган идек. Аннан әрәмәлеккә китте. Безнең өчен бер күңелле мизгел булды ул, – ди Кили авылында яшәүче Алсу Ганиева.

– Авыл җирендә фазан йөргәненә бик ышанып бетәсе килми. Алар бит хәзер урманда сирәк очрый. Бу кошлар Кызыл китапка кертелгән. Берәрсенең өендәге питомнигыннан качмаганмы икән? Алай булуы да бар. Кеше хәзер ниләр генә асрамый бит. Кечкенә вакытта фазан бөҗәкләр, аннан үсә төшкәч, орлык, җиләк, күркәләр белән туклана башлый, – диде безгә Татарстан биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Балтач районара бүлеге җитәкчесе Айрат Сабиров.

Ватаным Татарстан

Сәрия Мифтахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кили авылы фазан