Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачны этләр басты

Мәктәпләрдә укулар башлангач күбәя мондый мөрәҗәгатьләр, һәркем баласы өчен борчыла, урамда бәйсез йөргән этләр көтүе ташлануыннан курка.

Болай дип әйтү “катырак” инде, әмма кем генә мөрәҗәгать итсә дә, сүзне шуннан башлый, я шулай дип төгәлли. Мәктәпләрдә укулар башлангач күбәя мондый мөрәҗәгатьләр, һәркем баласы өчен борчыла, урамда бәйсез йөргән этләр көтүе ташлануыннан курка. Көннәр бит иртә караңгылана башлый. Инде менә Һади Такташ урамыннан гына да ничә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр, ә без исә Балтач шәһәр җирлеге җитәкчелеге белән сөйләшеп алдык.

– Үзебезгә дә ике кеше шалтыратты инде, – ди Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова.– АДМ комиссиягә шалтыраттык, Казан белән элемтәгә керәчәкләр. Аннан махсус оешма хезмәткәрләре, махсус транспорт белән кайтып, этләрне җыеп китәчәк. Алар кайтканда әйткән урыннарда этләр булыр микән? Менә шунысы проблема. Тагын кайда этләр шулай өере белән йөри микән, эзләп йөрми генә барысын бергә җыярга?

Этләрне хәзер атарга ярамый, закон тыя. Баштарак аны җирлекләр үзләре хәл иткән, хәзер законнар үзгәрү сәбәпле, махсус машина килеп җыярга тиеш. Әлеге машина киләсе атнаның сишәмбесендә кайтыр дип планлаштырыла.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйсез этләр