Балтачны таныткан якташлар-3
Районыбыз юбилее уңаеннан газетабызда Балтачыбызны таныткан якташларны барларга, аларның хезмәтләрен искә төшерергә булдык.
(Дәвамы. Башы газетабызның 22, 23, 24, 26 саннарында)
Салихов Харис Салихҗан улы – 1927 елның 30 июлендә Чутай авылында туа. Чутай җиделлык мәктәбен тәмамлап, Арча педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлый алмый, армия сафларына алына, Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң эчке эшләр системасында эшли. Казанның Совет районында район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, милиция подполковнигы дәрәҗәсенә ирешә. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, 16 медаль белән бүләкләнә.
Сәяси карашлары өчен 1978 елда аңа милиция хезмәтеннән китәргә туры килә. 1987 елда шул ук сәбәпләр аркасында КПСС сафларыннан чыгарыла.
Дини мәдрәсә тәмамлый. Дини дәреслекләр һәм китаплар авторы.
Салихов Наил Салих улы – 1931 елның 9 мартында Пархода авылында дөньяга килә. Пыжмара, Чепья мәктәпләрендә укып, урта белем ала. Пыжмара, Комзавод, Сәрдек мәктәпләрендә балалар укыта, Чутай җидееллык, Нөнәгәр сигезьеллык мәктәпләре директоры була. Читтән торып, Казан дәүләт педагогия институтының география факультетын тәмамлый. 1970 елның ноябрендә “ВЛКСМның 50 еллыгы” колхозы рәисе итеп сайлана һәм аның белән 21 ел уңышлы җитәкчелек итә. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. “Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”.
Сафин Рашит (Ришад) Шәриф улы – 1946 елның 13 ноябрендә Балтач авылында туа. Балтач урта мәктәбен, Казан медицина институтын тәмамлый. Чепья участок хастаханәсендә баш табиб һәм хирург булып эшли. Татарстан Республика клиник хастаханәсенең санитария авиациясе бүлеге мөдире, хирургы, эндоскопия кабинеты мөдире, эндоскопик хирургия бүлеге мөдире булып эшли. РКБда эндоскопия хезмәтенә нигез салучы, оештыручы һәм аны махсус хезмәт итеп аякка бастыручы табиб. Ул күп кенә диагностик, трансэндоскопик операция һәм дәвалау-манипуляция методларын үзләштереп медицина практикасына кертә. “СССРның сәламәтлек саклау отличнигы”, “Татарстан Республикасының атказанган табибы”.
Сафиуллин Дамир Зиннәтулла улы – 1960 елның 12 гыйнваренда Яңгул авылында туа. Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын “Яңа тормыш” колхозында башлый. Яңгул урта мәктәбендә профессиягә өйрәтү инструкторы була, район кулланучылар җәмгыятенең Яңгул сәүдә берләшмәсенә уңышлы җитәкчелек итә. Мәктәптә укыган елларда ук үзен чын талантлы көрәшче итеп таныта. Көрәшчеләр арасында “Хәтәр” кушаматы ала. Ике дистәдән артык дәрәҗәле район ярышларында, дистәдән артык төрле Татарстан күләмендәге ярышларда, “Урожай” ирекле спорт җәмгыяте ярышларында, ике мәртәбә Россия чемпионатында, башка күп бәйгеләрдә җиңү яулады. Күп мәртәбә Балтач, Малмыж, Казан шәһәре районнары Сабантуйларының батыры. РСФСРның спорт мастеры.
Сибәгатуллин Фатыйх Сәүбән улы – 1950 елның 1 маенда Арча районының Апаз авылында туа. Апаз мәктәбен, Казан ветеринария институтын тәмамлый. Яшел Үзән районының “Бишнә” совхозында, безнең районның Чапаев исемендәге колхозында баш ветеринария табибы, “Правда” колхозы рәисе, КПССның Балтач район комитетының икенче секретаре, халык депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты рәисе, КПССның Мамадыш район комитетының беренче секретаре, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Нурлат шәһәр һәм район хакимияте башлыгы, район Советы рәисе булып эшли. Ветеринария фәннәре докторы. Халыкара информатика академиясенең, Россия мәдәният һәм сәнгать академиясенең, Россия табигать фәннәре академиясенең хакикый әгъзасы (академигы). Халыклар Дуслыгы ордены, фән һәм техника өлкәсендә РФ дәүләт премиясе иясе. “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”. Франция хөкүмәтенең “Авыл хуҗалыгы рыцаре” ордены кавалеры. 11-13 чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы, берничә чакырылыш РФ Дума депутаты.
Сибәгатуллин Хәкимулла Сибәгатулла улы – 1948 елның 1 декабренда Салавыч авылында туа. 1965 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укый. Әлмәт районының “Победа” совхозында, безнең районның “Социалистик Татарстан” газетасы исемендәге колхозда баш агроном, “Дружба” колхозында рәис урынбасары, “Правда” колхозы рәисе, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы – район Советы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары, Ленин исемендәге күмәк хуҗалык рәисе булып эшли. “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”.
Сибәгатуллина Җәмилә Абдулла кызы – 1946 елның 27 апрелендә Иске Салавыч авылында туа. Салавыч җидееллык, Балтач урта мәктәбен тәмамлагач, Салавыч мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли башлый. Һәм үзенең бөтен хезмәт юлын шушы изге эшкә багышлый. Читтән торып Казан университеты каршындагы пионервожатыйлар хәзерләү курсында, 1976-1979 елларда Татарстан укытучылар белемен күтәрү институты каршында оештырылган өч еллык музыка укытучылары хәзерләү курсында укый. “Вожатый-методист”. “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”. Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты. “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”.
Таҗетдинов Равил Әсхәтдин улы – 1954 елның 4 декабренда Кили авылында туа. Норма урта мәктәбен тәмамлагач, Чапшар мәктәбендә балалар укыта. Совет Армиясе сафларыннан кайткач, район эчке эшләр бүлегендә милиционер булып эшли башлый. БХСС бүлеге инспекторы, профилактика буенча өлкән инспектор, өлкән участок инспекторы, район эчке эшләр бүлеге начальнигының оператив эшләр буенча урынбасары, Балтач районы эчке эшләр бүлеге начальнигы булып эшли. Бүгенге көндә район башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе. Милиция полковнигы. “Үрнәк хезмәт өчен” медаленең тулы кавалеры. “Җәмәгать тәртибен саклауда бик яхшы хезмәте өчен” медале иясе.
Фазлыев Рамил Фәйзрахман улы – 1930 елның 7 ноябрендә Яңгул авылында туа. Балтач урта мәктәбен тәмамлагач, Салавыч җидееллык мәктәбендә математика укыта. Сосна җидееллык мәктәбендә директор, Балтач районы мәгариф бүлеге мөдире, Нормадагы һөнәри-техник училище, район пионерлар йорты директоры булып эшли. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Актив лектор-пропагандист егерме елдан артык “Белем” җәмгыятенең район оешмасын җитәкли. РСФСР “Белем” җәмгыятенең алтынчы съездында, дүрт мәртәбә Татарстан укытучылары съездларында делегат булып катнаша. Разрядлы шахматчы. “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”. “РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы”. Н.К.Крупская медале иясе.
Фәхретдинов Равил Габдрахман улы – 1937 елның 14 мартында Кариле авылында туа. Балтач урта мәктәп тәмамлый, район физкультура һәм спорт комитеты рәисе, Балтач урта мәктәбендә хезмәт укытучысы булып эшли. Казан дәүләт педагогия институтын, аспирантураны тәмамлап, фәнни үзәктә кече, өлкән һәм төп гыйльми хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында баш гыйльми хезмәткәр булып эшли. Урта гасырлар археологиясе бенча кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклый. Китаплар, монографияләр, дәреслекләр авторы. Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале иясе. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. ТР Министрлар кабинеты каршындагы тарихи “Мирас” комиссиясенең рәисе. Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, “Татарстанның атказанган фән эшлеклесе”, Һади Атласи исемендәге премиянең беренче лауреаты.
Хәлиуллин Гыйниятулла Гатиятулла улы – 1948 елның 19 сентябрендә Арбор авылында туа. Арбор сигезьеллык, Чепья урта мәктәпләрен тәмамлагач, Смәел, Арбор мәктәпләрендә физика укыта. Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлап, кече фәнни хезмәткәр булып эшли, аспирантурада укый. Физика-математика фәннәре докторы.
Профессор Г.Хәлиуллинның дөньяның иң абруйлы фәнни органнарында басылган 150гә якын гыйльми хезмәте бар. Германиянең Макс Планк исемендәге атаклы фән үзәгендә фәнни эшчәнлеген дәвам итә, контракт буенча АКШ, Япония, Англия, Франция, Канада, Кытай һәм башка дистәләгән илләрнең фәнни үзәкләренә консультант буларак ярдәм итә.
Хөсәенов Рифкать Риф улы – 1967 елның 28 мартында Бөрбаш авылында туа. Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлый. Армия сафларыннан кайткач, “Бөрбаш” совхозында токарь, шофер булып эшли. Танылган көрәш остасы. “Татарстан яшьләре” газетасы призына республика яшүсмерләр бәйгесенең абсолют батыры, “Авыл яшьләре” республика бәйгесенең ике мәртәбә абсолют батыры, М.Җәлил исемендәге призга “Ватаным Татарстан” газетасы үткәрә торган зур мәртәбәле республика ярышларының өч мәртәбә җиңүчесе, өч мәртәбә призеры, күп мәртәбә район Сабантуйларының абсолют батыры. Россиянең спорт мастеры.
Г.Мөхәммәтшинның «Балтач энциклопедиясе» китабыннан файдаланылды.
(Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев