Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачны данлап кайттылар

Игьтибар итегез әле, берәр янгын артыннан янгын машинасы сусыз килгән иде, дип әйтми калучы булган очрак бармы? Килеп җиткән моментыннан янгынчылар эшен үзе күреп торган кеше болай әйтми.

Чөнки ул, килеп җитүгә, санаулы минутлар эчендә суны сиптереп бетергәннәрен күреп өлгерә. Безнең район янгынчылары эшенә, бу җәһәттән, тел-теш тидерә торган түгел. Әле менә Алабуга шәһәрендә үткән ирекле янгын сүндерү командаларының республика ярышында «Игенче» хуҗалыгы егетләре Балтачыбызны танытып кайттылар.

«Игенче»дә мондый команда 2012нче елда хуҗалык җитәкчесе Булат Зыятдинов инициативасы һәм тырышлыгы белән оештырыла. Команда махсус машина һәм кирәкле барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән. Аны Алабугадагы ярышка хуҗалыкның хезмәтне саклау буенча инженеры Назил Галиев әзерли һәм алып бара. Биредә егетләр янгын сүндерүче башкарырга тиешле дистәдән артык төрле күнегүне яхшы башкарып, сорауларга төгәл җавап биреп, шәһәрдән килгәннәргә дә үрнәк булып, кырыктан артык команда арасында беренче унлыкка керделәр. Ә авыл районнары арасында призлы урын яулап, Дипломга лаек булдылар.

Бу җиңүдә шушы команда составында барган Рамил Сәгъдиев, Рәсим Хөсәенов, Линур Хәлиуллин, Ирек Мөхәммәтов, Александр Шишкин, Руслан Зыятдиновларның тырышлыгы, төп эшләреннән тыш, янгынчы буларак та зур осталыкка өйрәнүләре нәтиҗәсендә ирешелде. Һәвәскәрләребез генә түгел, профессиональ янгынчыларыбыз да Балтач данын республикада югары тоталар, күп еллар инде беренче унлыктан төшкәннәре юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250