Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачның ике абзые игелек кыла (фото)

Бик күп моң-зарлардан соң узган ел, ниһаять, Балтач мәктәбе янындагы күперне ремонтладылар. Күпер аша чыгып йөрү җайлашты. Балаларыбыз өчен дә күңел тынычлап калды, чөнки ремонтка кадәр ул коточкыч хәлдә иде.

Беркөнне шушы күперне ремонтлыйлар дигән хәбәр килеп иреште. Баксаң, алыштырылган яңа такталар калҗаеп аска иңгән икән. Күпергә якын урамнарның берсендә яшәүче Гайфетдин абый такталарны астын өскә әйләндереп кагып, һәркөн биредән узучыларга уңайлык тудыру максаты белән эшкә керешкән. Моны күреп алган Нургаян абый да ярдәмгә ашыккан. Менә шулай итеп Балтачның ике абзые кеше кушканга түгел, ә үзләре теләп, халык өчен дип игелек кылган. Моны сокланырлык гамәл дими, ни дисең?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250