Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачныӊ моржы – Хуҗиат абзый салкында туӊмый

Җәй-көз көннәрендә Балтачта бары майка киеп, ә салкын кышларда бер кат күлмәк, яисә свитердан аныӊ болында, урамда йөргәнен күреп бар кеше шаккатып, аптырап карап кала.

Менә бүген дә, 29 градус салкында бер кат свитер белән аныӊ урамда йөрүен күреп, түзмәдем, туктап бер-ничә сорау бирергә булдым. Гайнетлинов Хуҗиат СМУ (МСО) оешмасында кранда эшләп чыккан, бүген аӊа 81 яшьне биреп булмый. Яшьләр кебек ыспай гәүдәле, тиз йөрешле, гәүдәсендә булган энергиясе тышка ташып тора. Хуҗиат абый ( бабай дип әйтергә тел әйләнми) бик тыйнак булып чыкты, якыннанрак фотога төшүгә дә риза булмады:
- Семьяда 4 бала үстердек, алар хәзер күз-башлы булдылар, Балтачта торалар. Барлык кеше, синеӊ кебек: - Салкын түгелме соӊ?, дип сорап жөдәтәләр. Салкын булса, өйдә, диванда телевизор карап ятар идем. 40 елдан артык шулай урамда, авыртканым юк. Бик сәерсенеп карасалар да, үземә рәхәт, файдасы булганлыктан шушылай йөрим, дип сүзен бетерде.
Балтачныӊ моржы белән кыска әӊгәмә шушылай тиз тәмамланды. Хәйран туӊган кулларны, колакларны уып, җылы машинага таба йөгердем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250