Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачның ризыкларын россиялеләр дә авыз итте (+фоторепортаж)

Балтач кулланучылар җәмгыяте РФ Үзәк берлеге кулланучылар кооперациясе форумында катнашты.

Апрель ахырында Казанда РФ Үзәк берлеге кулланучылар кооперациясе форумы булып узды. Әлеге мәртәбәле чарада балтачлылар да катнашты.

Форумның дистә елга бер тапкыр үткәрелүен һәм нигездә Рәсәй шәһәрләрендә узуын исәпкә алсак, ә бу юлы бәхетнең Татарстанга, әле алай гына да түгел, Балтачыбызга да елмаюын исәпкә алсак мөһимлеген ассызыклап тору кирәкмәстер.

Форум кооперация үсеше перспективалары турында фикер алышу һәм булган казанышларны күрсәтү максатларында уздырылып, аның эшендә илнең 70 төбәгеннән вәкилләр катнашкан.

Форумның иң мәртәбәле кунаклары исә Россия Федерациясе Үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов булган.

Ульяновск, Томск, Кемерово өлкәсе кулланучылар берлеге, Башкортстан товар җитештерүчеләре, Ленинград өлкәсе кулланучылар берлегенең Гатчино сәнәгать комбинаты, Марий Эл, Ульяновск, Чуашстан, Ярославль, Вологда, Әстерхан, Пенза товар җитештерүчеләр һәм Татарстанның берничә районыннан кулланучылар җәмгыяте Казанның Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда оештырылган күргәзмә-ярминкәдә үз товарларын тәкъдим иткән. Алар арасында Балтач кулланучылар җәмгыяте коллективын күрү безнең өчен зур горурлык булды. Район кулланучылар җәмгыяте рәисе Хәйретдин Шәйхетдинов, технолог Фәридә Николаева, җитәкче урынбасары Раил Мөкминов һәм баш хисапчы Йолдыз Корбанова составындагы делегация форум кунакларына татар халык ашларын тәкъдим итте. Балтачлыларның күргәзмә-тәмләп карау чарасында район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты.
- Ризыклар төрле, һәр төбәкнең үз милли йөзе, үзенчәлеге, - ди Хәйретдин Шәйхетдинов.

Кооператив Форум кысаларында игенчеләр Сарае территориясендә Сабантуй бәйрәме дә оештырылган. Кунакларга төрле уеннар һәм ярышлар тәкъдим ителгән: капчык киеп йөгерү, чиләкләр белән су ташу, чүлмәк вату, аркан тарту, капчык белән сугышу, гер күтәрү һәм башкалар. Катнашучыларга һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылган.

- Форумның программасы бик бай иде. Мондый әһәмиятле чарада катнашуыбыз безнең өчен зур мәртәбә, - ди "Кулинария осталары" республикакүләм бәйгесендә җиңү яулаган Фәридә Николаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250