Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачның “Романтик” лагерында “Мунча ташы” театры йолдызы Гамил Әсхәдулланың балалары да ял итә

Районыбызның "Романтик" лагерында ел саен башкалабыз Казаннан һәм күрше-тирә шәһәр-районнарыннан, хәтта Мәскәүдән дә балалар җәйге ялларын үткәрә.

Быел лагерьда Түбән Каманың "Мунча ташы" театры директоры Гамил Әсхәдулланың балалары да туганнары белән ял итә. Безнең хастаханә хезмәткәрләренең дә балалары лагерьга бик теләп бара. Балаларның җәйге ялларын "Романтик" лагерында файдалы итеп оештыра алган районның мәгариф бүлегенә, лагерь җитәкчесе Нурзада абый Сәмигуллинга һәм барлык лагерьда эшләүчеләргә, әйдаманнарга, республиканың ШТМ егет-кызларына, шулай ук район җитәкчелегенә, балалары лагерьда ял итүче әти-әниләр исеменнән рәхмәтләрен җиткерде, - дип хәбәр итә үзенең дә ике баласы шунда ял итүче үзәк хастаханә табибәсе Чулпан Мөхәммәтгалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250