Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачның сәләтле балалары, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз

Иннополис университеты каршында сәләтле балалар өчен мәгълүмати технологияләр лицее ачыла. Лицейга укырга теләүчеләр 15 декабрьгә кадәр заявка юллавы шарт. Укулар яңа елдан, ягъни 2016 елның 11 гыйнварыннан башланачак.

Бу хакта видеобрифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов һәм Иннополис университетының студентлар һәм абитуриентлар белән эшләү буенча проректоры Сергей Масягин хәбәр итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, 2016 елның гыйнвар аеннан яңа инновацион гомуми белем бирү учреждениесе - Иннополис университеты каршындагы мәгълүмати технологияләр лицее эшли башлаячак. Ул сәләтле балалар өчен ачыла, анда информатика, математика фәннәре белән кызыксынучы, үз теләге белән тирәнтен шөгыльләнүче, көчле балалар кабул ителәчәк. Бу лицей математика, информатика, робот техникасы буенча олимпиадаларда җиңүчеләр өчен ачыла.
Яңа ачылачак әлеге лицейда 7-10 нчы сыйныф укучылары белем алачак. Анда барлыгы 120 урын каралган һәм әле лицей ачылу хакында мәгълүмат киң таралмаса да, инде анда укырга теләк белдерүчеләрдән 167 заявка килеп ирешкән. Бер сыйныфта 15 ләп укучы белем алачак. Укучыларны лицейга рус теле, математикадан тест һәм психологлар белән әңгәмәдән соң сайлап алачаклар. Шулай ук биредә 8нче сыйныфтан алып инглиз телендә укыячак. Югары сыйныф укучылары исә мәгълүмати-технологик профиль буенча (математика, физика, информатика) үз белемнәрен арттыра алачак. Аларга курслар, факультативлар һәм өстәмә белем бирү дә каралган. Әлеге белем бирү учреждениесендә Иннополис университеты профессорлары һәм укытучылары, шулай ук, республиканың сайлап алу конкурсы узган иң яхшы укытучылары эшләр дип планлаштырыла.

Укулар бушлай һәм торып уку өчен интернат бар. Заявкаларны 15 декабрьгә кадәр lyceum@innopolis.ru электрон адресына юлларга яки тәүлек буе эшли торган 8-800-222-22-87 номерлы телефоны аша бирергә мөмкин. Сайлап алу 25 декабрьгә кадәр генә дәвам итә. Балтачның сәләтле балалары, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. 15нче декабрьгә кадәр санаулы көннәр генә калды - гариза язарга ашыгыгыз. Чит илгә чыгып белем алучыларга кызыгып карарга кирәкми - галимнәр үзебездә үсәчәк.
Фото: http://www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250