Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачның СМУ микрорайонында балалар Сабантуе узды

23 июнь көнне СМУ микрорайонында яшәүче балалар өчен "Факел" яшүсмерләр клубы коллективы балалар Сабантуе уздырды.

Сабантуй балалар тарафыннан әзерләнгән концерт белән үрелеп барды. Тамашычылар балалар чыгышын бик җылы кабул иттеләр, рәхәтләнеп алкышладылар.
Балалар Сабантуй ярышларында бик актив катнаштылар. Кечкенә нәниләребез баудан әйбер кистеләр, чүлмәк ваттылар, кашык белән су ташыдылар. Нәни егетләребез һәм кызларыбыз рәхәтләнеп таяк тартыштылар, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, капчык киеп сикерделәр, чиләк белән су ташыдылар, капчык сугышында көч сынаштылар.
Бәйрәмгә килгән "әби" белән "бабай" да балалар Сабантуен тагын да ямьләндереп җибәрде. Бер бала да Сабантуй бәйрәменнән бүләксез кайтып китмәде. Бу бәйрәмдә олысы да, кечесе дә чын күңелдән ял итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250