Балтачны таныткан якташ яки тарихчы Равил абый
Исән булса, аңа 14 март көнне 80 яшь тулган булыр иде. Үзенең ярты гасыр гомерен татар тарихын өйрәнүгә багышлаган легендар якташыбыз, кызганычка, ике ел элек бакыйлыкка күчте.
Равил абыйның биографиясенә күз салу белән аның яшьтән үк шундый күпкырлы, энергияле, максатчан булуын күрәсең. Кариле авылында туган, Балтачта үскән, балачагы, үсмер, егет чагы шунда үткән. Урта мәктәп тәмамлагач, район физкультура һәм спорт комитеты рәисе булып эшләгән, Балтач мәктәбендә хезмәт дәресләре укыткан. Бу елларда ул мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри, тынлы оркестр һәм хорда актив катнаша, соңыннан үзе дә тынлы оркестр җитәкчесе була...
Аннан соң инде Равил Габдрахман улы югары белем алырга тәвәккәлли. Казан педагогия институтында бик яхшы укый, икенче курста Тукай, аннан соң Ленин стипендиаты була, җәмәгать эшләрендә, фәнни түгәрәкләрдә актив катнаша, археологик экспедицияләрдә җитәкче була, Бөтенсоюз күләмендәге конференцияләрдә чыгышлар ясый, Мәскәү дәүләт университетының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә. Институтны кызыл диплом белән тәмамлый, аспирантурада укый, эзләнү отряды җитәкчесе булып, ел саен оештырылган экспедицияләрдә төрле тарихи чорларга, археологик культураларга караган меңнән артык истәлек табып өйрәнә, аларны фәнни әйләнешкә кертә, 1972-1992 елларда мөстәкыйль экспедиция җитәкчесе булып Иске Казан урынын казый, гаҗәеп бай матди культура калдыклары туплый. Мәскәү дәүләт университетында урта гасырлар археологиясе буенча 1968 елда кандидатлык, 1990 елда докторлык диссертацияләре яклый.
Якташыбыз "Татарстан һәм татар халкы тарихының атласы" дигән хезмәтне төзегән авторлар коллективы җитәкчесе, Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгының, шулай ук Алтын Урданың төньяк олысы археология истәлекләренең тулы җыелмасын төзеп бастырып чыгара. Бу - фәндә беренче тапкыр булуы белән дә, кыйммәте ягыннан да бәһасез хезмәт була һәм ВДНХның көмеш медале белән бүләкләнә. Равил Фәхретдиновның гыйльми, фәнни эшчәнлегендә мондый тиңсез, титаник хезмәтләр биһисап. Заманында алар тиешле бәяне алган кебек тоелса да, аларның чын бәясен әле еллар үткәч кенә аңларбыздыр, мөгаен.
Ул гомере буе Балтачны яратты һәм Балтач патриоты булды. Зур дәрт белән районыбыз тарихын язырга алынуы да шуны күрсәтә. Кызганычка, сәламәтлеге какшап, бу хезмәтен тәмамлый алмый калды. Аның әлегә тәмамланмаган хезмәтләрен, фәнни эшчәнлеген бүген улы, шулай ук тарих фәннәре докторы, КФУда Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгыш телләр институты директоры урынбасары булып эшләүче Раил Фәхретдинов уңышлы дәвам итә. Хезмәт юлын районыбызның Чепья урта мәктәбендә тарих укытучысы булып башлаган, аннан соң ике ел мәктәп директоры булып эшләгән Раил Равил улын урта буын райондашлар яхшы белә, аның әтисе кебек үк үз эшенең фанаты булуын яхшы хәтерли әле. Ә Равил абый исә үзенең хезмәтләре белән исән чагынла ук үзенә һәйкәл салды, тарихи ядкарь калдырды инде.Балтачыбызны Татарстан, ил, дөнья күләмендә таныткан галимебезгә олуг юбилее елында "Балтачның почетлы гражданины" исеме бирелсә, бик лаеклы, гадел бер гамәл булыр иде.
Язманы газетага Гарифҗан Мөхәммәтшин төзегән район энциклопедиясе, мәрхүмнең улы Раил Фәхретдинов истәлекләре-мәгълүматлары буенча Гөлсинә Гарипова хәзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев