Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачныӊ төп урамнарыныӊ берсе – Нариман урамына яӊа асфальт җәелә (фото)

Балтач бистәсе аша авыр йөк транспорты йөри торган Нариман урамында капиталь ремонт үткәрелә башлады.

Ленин урамыннан иске универмаг яныннан төшеп киткән борылыштан 2нче номерлы балалар бакчасына кадәр арага беренче кат асфальт салынган инде. Үзебезнеӊ сайтта чыккан

мәкаләдә

, бу урам ремонты бары чокырларны ямап калуга кайтып калды, дигән хәбәр димәк, дөреслеккә туры килеп бетми. «Балтач үзәгендәге юлларны бүгенге көн тәлапләренә җавап бирерлек итеп ремонтлау юнәлешендә эш алып барабыз. Районга Татарстан Лидеры Рөстәм Миӊнеханов килгәч бу мәсьәләне район башлыгы Рамил Нотфуллин аерым күтәрде һәм республикадан өстәмә финанс ярдәме күрсәтелде. Районыбызда авыллар арасындагы юлларны ремонтлау, авыл урамнарына вак таш салулар дәвам итә, бу өлкәне көндәлек күзәтеп барабыз, ди район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250