Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачт ДОСААФында кече яшьтән укып була

Әйе, теләге булган кешеләр өчен бернинди киртәләр дә юк шул.

Бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре моны һәрдаим исбатлап тора. Шушы көннәрдә бакчаның уртанчы һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар автомәктәптә булып, юл йөрү кагыйдәләре белән танышып, оста шофер булу серләренә төшенделәр. Биредә аларга машина йөртеп карау мөмкинлеге дә бирелде, дөрес, чыны гына түгел. Балалар укытучы Хәлим Хөсәеновка үзләрен кызыксындырган барлык сорауларын да биреп, кызыклы җаваплар алдылар. Балаларның чираттагы сәяхәте "Балтач" ял паркында рәхәтләнеп уйнау белән тәмамланды. Бакчага кадәр кире кайтыр юл озын булса да малайлар һәм кызлар өчен ул киртә булмады. Киләсе сәяхәт кая булыр, балалар кайда кунакка барыр, мондый кызыклы танышулар башка бакчаларда да эшләнәме, бу хакта һичшиксез безнең яңалыклар белән һәрдаим танышып барсагыз белерсез.
 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: досааф